Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапларда – «әни» сүзе

6нчы китапханәдә «Укыйбыз әни турында» дип аталган китап күргәзмәсе оештырыла.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә ел саен Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни — дөньяда иң кадерле кеше. Баланың әйткән иң беренче сүзе дә — әни. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене аңлата. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый.

Безнең китапханәдә шушы бәйрәм уңаеннан балалар өчен «Укыйбыз әни турында» дип аталган китап күргәзмәсе оештырыла. Анда яраткан язучыларыбызның балалар өчен әниләр турында язылган шигырьләре, әкиятләре урын алачак. Алар арасында Фәрзәнә Гобәйдуллинаның «Әнием кояш икән», Фирдәвес Әһлиуллинаның «Әнием ачкычы», Хәлим Шәрифнең «Әнием ачуланмагач күңелле», Эльмира Шәрифуллинаның «Иң матур әни», Мәҗәһит Әхмәтҗановның «Әнием канатлары» һ.б. китапларны атап үтәсем килә.

Язучылар әниләрне кояшка тиңли, аларны иң кадерле, иң яхшы, иң матур, олы йөрәкле кеше итеп сурәтли. Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр да. Нәни дусларыбызны әлеге китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз, анда сезне әниләр турында бик кызыклы әкиятләр, матур эчтәлекле шигырьләр көтә.

Нурмөхәмәтова А.М., Чаллы шәһәре, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең 6нчы китапханә-филиалы хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев