Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханәдә керпе ясадык

«Ел буена без үзебезнең Иштирәк авыл китапханәсенә йөрибез» дип яза безгә Тукай районы Иштирәк авылыннан Фатима Закирова.

Китапханә ул – бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Ә китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. “Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре” дип, юкка гына әйтмәгән танылган язучыбыз Каюм Насыйри. 
Ел буена без үзебезнең Иштирәк авыл китапханәсенә йөрибез. Анда гел төрле кызыклы чаралар, язучылар белән очрашулар, китап күргәзмәләре, мастер-класслар үткәрелә. Каникуллар башланса да, китапханәбез ишекләре гел ачык.

Без, “Ишкәй” мәктәп яны лагере балалары, каникулларны файдалы һәм кызыклы үткәрәбез: экологик акцияләрдә катнашабыз, рәсем ясыйбыз, милли уеннар уйныбыз, бакчада эшлибез. Шушы көннәрдә китапханәгә – серле дөнья иленә кунакка барып кайттык. Китапханәче апабыз Алия Мансуровна безнең өчен иҗат сәгате үткәрде. Бик күп әкиятләр герое “Керпе” булган әкиятләр, табышмаклар, тизәйткечләр укыдык. Ахырда төсле кәгазьдән яраткан героебезны - керпене ясадык. Китапханә – мәңге яшәр дип өметләнеп калабыз! 

Фатима Закирова, 4 класс укучысы, Тукай районы Иштирәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев