Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Киләчәк-ул бүгенге көн (Ризаэддин Фәхреддингә-160 яшь)

Кыш-безнең якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддинне бүләк иткән фасыл.Ул милләтебезне илебездә генә түгел, дөнья күләмендә таныткан шәхес.

Кыш-безнең якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддинне бүләк иткән фасыл.Ул милләтебезне илебездә генә түгел, дөнья күләмендә таныткан шәхес.Кабатланмас иҗади мирас калдырган мөгаллим, ислам белгече, тарихчы туган көнендә очрашулар, әдәби кичәләр үткәрү матур бер гадәткә әйләнде.Әлмәттә район һәм республика куләмендә бик зур һәм әһәмиятле чаралар уздырылды.Балалар бакчалары да читтә кала алмый, чөнки  балалар тәрбияләү гаиләдән һәм,  әлбәттә, балалар бакчаларыннан башлана.

Гыйнвар аеның кояшлы көннәренең берсендә 20 нче “Әтәчкәй” һәм 21нче “Канәфер” балалар бакчасына йөрүче  сабыйлар Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел булуны билгеләп үтү өчен шәһәребезнең беренче номерлы китапханәсенә җыелды.Чарада ата-аналар, тәрбиячеләр һәм шушы китапханәгә китап укырга йөрүчеләр  катнашты.Алар балаларның татар телендә матур чыгышларын югары бәяләп, зур уңышлар теләделәр. Фәхреддинның хезмәтләрендә күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, бүгенге көн өчен кыйммәтле мәгьлүматлар бирелә.Бакчага йөрүче балалар да  тамашачыларга татар халкының  “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар.Җырлы-биюле уеннарын: “Чума үрдәк –чума каз”, “Куш кулым”ны күрсәттеләр.Туган тел, туган як турында мәкальләр сөйләделәр.”Кош- канаты белән, кеше –дуслары белән көчле” дигән мәкальгә туры китереп, бергәләшеп  “Дустым бар” җырын башкардылар.Кунакларны Ризаэддин  Фәхреддинга багышланган китаплар күргәзмәсе һәм презентация аша аның тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәнең төп хезмәткәре Сәләхова Флера Шайхразый кызы бик эчтәлекле һәм кызык итеп таныштырды.Һәрдаим элемтәдә торып, безнең белән хезмәттәшлек итүче һәрвакыт җылы каршы алып  нәни дусларыбызны күчтәнәчләр белән сыйлаган шәһәребезнең беренче номерлы китапханә җитәкчесе Шелкова Г.Г һәм хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.                  

Без Ризаэддин  Фәхреддин белән чын мәгънәсендә горурланабыз.Үзенең үлмәс әсәрләре  белән татарларны бөтен дөньяга таныткан шәхеснең исемен онытырга хакыбыз юк.Ризаэддин Фәхреддин мирасы яшәгәндә, милләтебез исән булыр. Ә без-мөгаллимнәр, татар теле тәрбиячеләре, галимнең әсәрләрен укып аларны тәрбияле балалар үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.

Шириазданова Г.М,  Әлмәт шәһәренең 21нче “Канәфер”балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев