Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Киләсе очрашуларга кадәр, «Әниемнең җылы кочагы»!

Фирүзә Ибраһимова бу бәйгедә әнисенә багышланган шигырен сөйләп 3нче урынга лаек булган һәм Кыш Бабайның кулларыннан татлы бүләк алган.

Рәсәйкүләм "Әниемнең җылы кочагы" бәйгесе быел әле икенче тапкыр гына уздырылса да, ул үзенең  кочагына Россиянең төрле төбәкләреннән: Төмән, Оренбург, Чувашия, Башкортстан һ.б., Татарстанның барлык районнарыннан 502 эш кабул итеп алды.

Бәйге 3 категориядә мәктәп укучылары арасында үткәрелде һәм инде иң-иңнәре Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бүләкләү тантанасына җыелды. Шушы бинага килеп кергәч, ниндидер уңай халәт биләп ала һәм син татарлыгың белән ике, хәтта өч тапкыр күбрәк горурлана башлыйсың. 
Иң элек барлык катнашучыларны да түгәрәк өстәл һәм кайнар өчпочмак көтә иде. Чәй, яңа танышулар, яңа кешеләр, яңа дуслар. Рәхәт! Һәм менә иң шатлык катыш дулкынландыргыч вакыт: барыбыз да чыршы  янына җыелдык. Ә чыршы, балалар булган җирдә Кыш Бабай булмыймы соң инде? Әлбәттә, була! Һәм менә нәкъ шушы ак сакаллы бабабыз тагын да бәйрәм атмосферасы өстәде дә инде! Шушы күтәренке кәеф белән бүләкләу тантанасы башланып та китте. Бар кешенең йөзендә елмаю, шатлык, горурлык... Чөнки без шундый зур бәйгенең җиңүчеләре. Ә җиңәргә кем яратмасын!
Гөлназ апа Шәйхи: "Барлык катнашучылар да бик әйбәт сөйләделәр, әмма бу бәйге булгач, без җиңүчеләрне сайлап алырга тиеш идек" - дип җиңүчеләрнең исемнәрен яңгыратырга кереште. Мин үзем бу бәйгедә әниемә багышланган шигыремне сөйләп 3нче урынга лаек булдым һәм Кыш Бабайның кулларыннан татлы бүләк алдым! Ни дәрәҗәдә шат булуымны гади сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмас, әмма әлегә үсәр урын бар.
Бу чараның иң ошаган ягы - бәйгенең фәрештәдәй әниләребезгә багышланган булуы. Чөнки әни - ул гади кеше генә түгел, ул безгә тормыш бүләк итүче, безнең өчен җан атып яшәүче газиз кеше. Бары тик әнине кадерләсәк кенә, булырбыз без чын кеше! Рәхмәт, әни барсы өчен дә! Татар конгрессында эшләүче, әлеге бәйгене оештыручы абый-апаларга да зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез булганда - татар теле әле мең еллар буе да үзенең данын югалтмаячак. Киләсе очрашуларга кадәр, "Әниемнең җылы кочагы"!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев