Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме.

Ул 21 мартка - көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. 2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясе 21 мартны “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан итте.

Борынгы заманнарда Нәүрүз 13 көн бәйрәм ителгән. Тантаналар ахырында кешеләр кырга чыгып, Яңа ел каршылаганнар. Кырга чыккан һәркемгә ел буена бәхет һәм иминлек юлдаш булыр дип уйлаганнар.

Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, йолалары буыннан-буынгакүчеп, безнең заманнарга кадәр килеп җиткән. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау - төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу - тормыш гел шулай баллы булсын, дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип,чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, бер-берсенә су сибешеп уйнаганнар. Бу көнне буй-буй итеп, 7 төрле кыяк үсемлек утыртканнар. Аларның ничек үсүенә карап,булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Карга боткасы – Нәүрүзнең бер өлеше булып тора.

Безнең “Чыршыкай” балалар бакчасында да Нәүрүз бәйрәме ел да билгеләп үтелә. Мин – татар теленә өйрәтүче белгеч буларак, Нәүрүз бәйрәме белән таныштыруны язгы ел фасылына багышлап, март башыннан ук башлап җибәрәм. Нәүрүз бәйрәменең кайчан, ничек, ни өчен үткәрелүен, нинди ырым-йолалар саклануын аңлатам. Туган ягыбызның матурлыгын күрергә һәм шуңа бәйле рәвештә Нәүрүз бәйрәменең дә аның бер өлеше икәнен аңларга булышам. Әйләнә-тирә табигатькә хөрмәт, соклану хисе тәрбияләү дә - бакча эшчәнлегендә төп бурычларның берсе булып тора. Һәр төркемнең тәрәзә төбендә мини-бакча “эшләп“ утыра. Балалар зур кызыксыну белән агач ботакларының яфрак ярганын, суганнарның яшел кыяк җибәрүләрен, утырткан үсентеләрнең тишелеп чыгуын һәм үсүен күзәтәләр. Бу көннәрдә балалар ярыша – ярыша табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, такмаклар ятлыйлар, Нәүрүзгә багышланган җырлар-шигырьләр өйрәнәләр.

Көн әйтәдер – мин озын!

Төн әйтәдер – мин озын!

Күктә кояш көлеп тора-

Икебез дә бер бүген!

Көн һәм төн тигез булган,

Язы да килеп җиткән.

Бәрәкәтле булсын язлар,

Нәүрүз-мөбарәкбад!


Баһаветдинова Әлфирә Нәкыйп кызы, Яр Чаллы шәһәре, “Чыршыкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев