Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Яңасала мәдәният йортында  22нче март көнне Яңасала башлангыч мәктәбе укучылары “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашында “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дигән Язны каршы алу бәйрәме гөрләде.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Илләр, көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар кулга бәйләнә.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

Бирегә балалар гына түгел өлкәннәр дә тамаша кылырга җыелды. Иң элек Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә катнашында бик матур тамаша-бәйге  карап үтте авылдашлар, аннан китте балаларның күңел ачу уеннары.

Бүген бар да шат, көләч. Табигать тә сөенгән,  күктә якты кояш үзенең матур, җылы нурларын сибә, тыныч матур көн. Шул да булмый әллә кайдан гына бураннарын туздырып җил исеп үтә, секунд эчендә буран дулап ала да җил тына.

“Могҗиза” - дими ни дисең инде моны, шул да булмый кабаттан ялтырап кояш чыга. И шатлана бала-чага, аларның шат авазыннан бөтен авыл гөрләп торды. Ә аннан соң бәйрәмебез авыл мәдәният йорты эчендә дәвам итте. Анда балаларны төрле бәйге, уеннар, призлар көтә иде. Уйнап арыгач, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланып алудан да рәхәте буламыни. Менә шулай матур, бердәм, тату  үтә бездә һәр бәйрәм дә.


Яңасала авыл китапханәчесе Фәридә Борһанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәүрүз