Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хөрмәткә лаек кеше

1 октябрь - өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.

Бу көнне без өлкән кешеләребез – әби-бабаларыбызны, мәктәбебездә эшләгән хезмәттәшләребезне котлыйбыз. Безнең Акчишмә башлангыч мәктәбендә озак еллар пешекче, техник хезмәткәр булып эшләгән Гыйззәтуллина Тәнзилә Миннебай кызы барыбыз өчен дә үрнәк. Аның күңел җылысы биреп пешергән тәмле ризыкларын, акыллы, төпле киңәшләрен укучыларыбыз әле дә сагынып искә ала.

Бүген без хөрмәтле Тәнзилә апабызны бәйрәм белән котладык. Балалар аңа чәчәк бәйләме тапшырдылар, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Тәнзилә апа укучылырның тырышып укуларын, тәүфыйклы, тәртипле булуларын теләп озатып калды.

Без дә Тәнзилә апабызга сәламәтлек, озын гомер, балаларының, оныкларының игелеген күреп, исән-сау яшәвен телибез.

Фәния Гарифуллина, Хәлимә Сабирҗанова, Арча районы Акчишмә башлангыч мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев