Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хаким кубогы өчен ярыш

Чаллы шәһәренең “Төзүче” стадионында 2008 елда туган малайлар арасында футбол турниры узды. Һәр елны көзге каникул вакытында шәһәр хакиме кубогына мондый бәйге уздыру традициягә әйләнеп килә.

 

Турнирның финал өлешендә беренчелек өчен “Строитель-1” һәм “КАМАЗ-1” командалары көч сынашты. “Строитель-1” 4:0 исәбе белән җиңде һәм беренче урынны яулады. Бу уенда Нияз Бәдеретдинов ике, Вадим Багров һәм Тимур Билалов берәр туп кертте. “КАМАЗ-1” командасы икенче урынга калды. Өченче урын өчен аеруча кайнар көрәш барды. “КАМАЗ-2” командасы “Строитель-2”не 2:0 исәбе белән җиңеп, өченчелеккә чыкты. Монда икенче таймда беренче, мөгаен хәлиткеч тупны, команда капитаны Илхан Әхмәдишин, ә икенче тупны - Таһир Карабаев кертте.

Җиңүчеләргә “Төзүче” спорт мәктәбе директоры Рим Хәлилов диплом һәм медальләр тапшырды. Футбол командаларын ярышка яхшы әзерләгән “Строитель” тренеры Станислав Рябовка һәм “КАМАЗ” тренеры Никита Горбуновка рәхмәт белдерелде.

Тәлгать Әхмәдишин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев