Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кешеләр, суны саклагыз!

Чаллы шәһәренең 114нче «Чаллы бизәкләре» балалар бакчасында Халыкара су ресурсларын саклау көненә багышланган акция үтте.

Табигать безгә – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк.

Элек-электән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына, күл буйларына, чишмә сулары күп булган урыннарга нигезләгәннәр. Һәр карыш җирне эшкәртеп, җирнең кадерен белеп, һәр урынны аерым-аерым исем белән атап йөрткәннәр.

Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-корт үстерүдә ярдәм итә. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм һәр зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.

Кеше тормышта суны бик күп куллана.Су булмаса юына да, юа да, ашарга да әзерли алмас идек. Яшәгән йорт-җирләребезне дә сусыз чиста тота алмас идек. Табигатьтә үсемлекләр дә үсү өчен су кирәк. Бер генә тереклек иясе дә сусыз яши алмый. Сусыз кәгазь дә ясый алмыйлар, тукыма да мана алмыйлар. Судан башка тереклек юк.

Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 22 март - Халыкара су ресурсларын саклау көне дип игълан ителгән. Шул уңайдан “Суны саклагыз” исемле акцияне Чаллы шәһәренең 114нче «Чаллы бизәкләре» балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән берлектә үткәрдек.

Акциябезнең максаты суны экономияле файдалану һәм чишмәләрне саклау буенча актив гамәлләргә җәлеп итү.

Катнашучылар суның үзлекләре һәм аның әйләнеше белән таныштылар, җирдә суның күп булуын, әмма эчәргә яраклы суны сакларга кирәклеген белделәр, суның – тормыш чыганагы икәнлеген, ә иң мөһиме, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен һәр кемнең җаваплы булуын аңладылар. Акция балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булды.


Чаллы шәhәре 114че "Чаллы бизәкләре" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре

Зарипова Алия Фәндәт кызы, Чанышова Эльвира Илгизәр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев