Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк...

Ел саен декабрьнең беренче ункөнлегендә районыбызда инвалидларга багышланган чаралар уза. Шул уңайдан Калмия авылы китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән “ Бүләк итәм йөрәк җылысын” исемле акция-чара оештырылды.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк,

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.

Календардагы күпсанлы бәйрәмнәр арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен декабрьнең беренче ункөнлегендә районыбызда инвалидларга багышланган чаралар уза. Шул уңайдан, 7нче декабрь көнне Калмия авылы китапханәсендә физик мөмкинләре чикләнгән кешеләр белән “Бүләк итәм йөрәк җылысын” исемле акция-чара оештырылды.

Китапханәдә “Сезнең гомер үзе батырлык” һәм “Изгелек кылыйк”, “Менә без нинди” дип исемләнгән күргәзмәләр ясалды. Мәктәп укучылары белән берлектә “Кайнар йөрәк” дигән мастер-класс та үткәрдек. Музыка мәктәбе балалары бик матур эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Мәктәп китапханәсе мөдире Адиятова Фәридә апа укучыларга китапханә тормышында актив катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерде, ә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга матур теләкләр теләде.

Муслихова Гөлчәчәк бик матур җырлар башкарды.

Бу төркемгә кергән һәр кешегә иң матур, изге теләкләрне җиткереп кәгаздән ясалган йөрәкләр бүләк иттек. Төрле кызыклы уеннар уйнадык.

Очрашуның икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте.

Без бүген, янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм аларга җан җылысын бүләк итәргә тырыштык. Хәйрия һәм шәфкатьлелек эше шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән өметтә калам.Үзебезнең кайгыртучанлыкларыбыз аша, азга гына булса да бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет алдагы көннәрендә дә дәвам итәр дигән өметтә калам.

Китапханә мөдире Энҗе Галиахметова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энже син булдырасын рэхмэт сина

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энже син булдырасын рэхмэт сина