Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелләрдә калырлык очрашу

Районыбыз Үзәк китапханәсендә җирле язучылар, үзешчән шагыйрьләр белән очрашулар еш булып тора. Күренекле әдипләрне дә көтеп алабыз.

Бу юлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үткәрелде.

Ул әдәбият сөючеләргә үзенең “Мәхәббәт аланы”, “Ак бураннар аша”, “Күгәрчен оя корганда”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, Ефәк кульяулык”, “Җиләкле тау сере”, “Алтын ачкыч”,”Тау җылысы” кебек китаплары аша таныш. Әлеге чарада район китапханәчеләре, музей хезмәткәрләре, “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче яшь каләм тирбәтүчеләр һәм язучының иҗатына битараф булмаган затлар катнашты.

- Язучы булырмын, китапларым басылыр, дигән уй башыма да килмәде, - дип башлап җибәрде сүзен хөрмәтле кунагыбыз. - Яхшы әсәр иҗат итү өчен кызыклы, гыйбрәтле язмышлы герой табарга кирәк, алар үз максатларына ирешкән кешеләр булырга тиеш. Бүгенге көн язучысы заман белән бергә атларга, үз белемен даими рәвештә арттырга, интернет челтәрендәге в “Контакте”, “Инстаграм” төркемнәрендә аралашып, яңалыклардан хәбәрдар булырга, башкалар өчен үрнәк шәхес булып яшәргә тиеш.

Очрашу кичәсе Гөлсинә ханымның гомер юлын, иҗатын чагылдырган слайдлар күрсәтү, эчкерсез аралашу, сорауларга тәфсилле җаваплар белән үрелеп барды. Китапханә хезмәткәрләре Алсу Баһавиева, Гөлшат Сабирҗанованың “Ай күлгә коенганда”, “Алтын ачкыч” әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укулары зур тәэсирләр уятты.

- Һәр китабыгызда чынбарлыкны чагылдырасыз, дөньяны онытып укырдай итеп сурәтлисез. Әсәр геройлары көчле рухлы булырга, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаска өйрәтә, - дип, китап укучы Рәсимә, Вәсилә апалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Районыбызның иң юмарт иганәчесе, эшмәкәр Ясирә апа Гарифуллина чыгышы исә уйлануларга этәрде:

- Иҗатыгызны бик яратам, татар әдәбиятына сез яңа сулыш алып кердегез. Уйлап карасаң, һәркайсыбызның тормышы – роман язарлык. Тагын шуны әйтәсем килә: мин үзем заманында рус мәктәбендә татар теле укыттым. Балаларның бик кызык әсәрләр укып та көлмәве, кызганыч өзекләрне укып еламавы тетрәндерде. Аларның күңелләрендәге “таш”ны эретә ала торган балалар язучылары җитми, минемчә.

Китапханәчеләребез Зөлфия Габдуллина, Фәүзия Нәбиуллина башкаруындагы җырлар кичәгә ямь өстәде. Ә инде бу эчтәлекле чарага йомгакны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Касыймова ясады.

- Сезнең китапларыгыз укучыларыбызның күбәюенә китерде. Иҗат чишмәгез саекмасын, яңа әсәрләрегез белән куандырып, китап киштәләрен баетыгыз,- дип рәхмәтен белдерде ул Гөлсинә ханымга.

Очрашуга килгән кунаклар автор үз имзасын салган китапларны сатып алдылар, аның белән бергәләшеп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Бу көн җылы хисләр, якты тәэсирләр истә калды.


Кукмара шәһәре Үзәк китапханәләр системасы библиографы Фәния РӘХИМОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу КИТАПХАНӘ