Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелләрдә калган очрашу

26 нчы апрель көнне Чаллы шәһәренең 39нчы мәктәп китапханәсендә татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.

Укучылар зур кызыксыну белән Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнделәр. Китапханә күргәзмәсендә Тукай әсәрләре кергән китаплар, аның әсәрләре буенча эшләнгән кул эшләре һәм рәсемнәр урын алды. Бәйрәмне тагын да ямьләндерү өчен, кунак итеп, шәһәребез язучылары Факил Сафин, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов чакырылды. Салмак кына “Тәфтиләү” көе яңгырый.

Тукай шигырьләрен оста башкаручыга бәйге игълан ителде. Балалар Тукай әсәрләрен укыдылар һәм “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Яңгыр илә кояш” әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

Ә 3нче А сыйныфы укучылары “Һәркем эштә” әсәре буенча курчак театры күрсәтеп, беренче урынга ия булды. Килгән кунаклар үзләренең шигырьләрен укып, кеше ничек язучы була, ул нинди булырга тиеш дигән сорауга да җавап бирделәр.

Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.



39нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Лотфуллина  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев