Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Күңелле балачак иле”ндә

1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Алай гына да түгел, 1нче июнь – балалар белән беррәттән әти-әниләрнең иң көтеп алган көннәренең берсе – җәйге озын каникулларга старт бирелгән чак та әле ул. Җәй – календарьдагы өч айның тоташ кызыл белән билгеләнгән көннәре ул. Димәк, өй эшләреннән азат булып, өч ай тоташ аралашу, күңел ачу, ял итү дигән сүз.

1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Алай гына да түгел, 1нче июнь – балалар белән беррәттән әти-әниләрнең иң көтеп алган көннәренең берсе – җәйге озын каникулларга старт бирелгән чак та әле ул. Җәй – календарьдагы өч айның тоташ кызыл белән билгеләнгән көннәре ул. Димәк, өй эшләреннән азат булып, өч ай тоташ аралашу, күңел ачу, ял итү дигән сүз.

Шул уңайдан, 1 нче июнь көнне Корноухово мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта балалар өчен күңел ачу чарасы гөрләде. Чын мәгънәсендә балаларның шат авазларыннан яңгырап торды мәйданчык. Район үзәгеннән, шәһәрләрдән кунакка кайткан дус-ишләре белән күрешеп, аралашып, серләшеп бер мәл оешып бетә алмыйча торсалар да, бер мизгелдә уенның кызып киткәнен үзләре дә сизмичә калдылар бугай. Бәйрәмгә килгән балалар ике командага бүленеп, көч сынаштылар. “Корноухово” һәм “Салават күпере” командаларына уенчыларның иң шәпләре, иң көчлеләре җыелган иде. Берсеннән икенчесен аерып алып булмый. Бер команда зирәклек буенча көчлерәк булса, икенче команда спорт уеннарында җиңеп чыкты. Дуслыкның җиңүе белән тәмамланган чарада берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч уен вә бәйгеләр аз түгел иде. Аларга Көнгерә булып сикерергә дә, “Буратино маҗаралары” мультфильмындагы аксак Алисә-төлке, сукыр Базилио-мәче ролендә булырга да, бауга төеннәр ясап, билгеле бер вакыт эчендә шул төеннәрне чишәргә дә, сорауларга дөрес һәм төгәл итеп җавап биреп, тиен акчаларны санарга да, аркан тартышырга да туры килде. Балаларны бәйрәм барышында үзләренең матурлыклары белән ымсындырып торган күбекләргә дә чират җитте. Рәт-рәт булып тезелешеп торган күбекләргә ни-нәрсә яшерелгәнен һәркем үзенчә фаразлады. Һәр бала үзенә ошаган төсне сайлап алып, шартлатырга кереште. Ә анда... Берсеннән – берсе кызыклы биремнәр яшерелгән иде. Катнашучыларга өлешләренә чыккан биремнәрне үтәүдән башка чара калмады. Кем үтәми, җәза каты: бәйгенең иң күңелле - күз бәйләп, бүләкләр кисү өлешенә барып җитеп булмаячак. Балалармы соң биремнәр алдында югалып калучы?! Берсен-берсен бүлдерә-бүлдерә, берсеннән-берсе остарак итеп үтәделәр алар һәрбер биремне.

Бүгенге чарага мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкны “Минем булачак һөнәрем” дигән темага багышланган рәсемнәр белән бизәү бәйгесе нокта куйды.

Ә безгә әле нокта куярга иртәрәк. Алда – яллар һәм башка бик күп чаралар көтелә. Күрешкәнгә кадәр, дип, балаларыбызны яклыйк һәм саклыйк, дигән теләктә калабыз.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев