Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каникул күз ачып йомганчы үтте

Уку елының соңгы чирегендә тагын да яхшырак укырга максат куеп, мәктәпкә җыендым.

Бер атна вакыт азмы, күпме ул? Әлбәттә, эшсез ятучылар өчен ул бик озак тоеладыр. Ә инде каникулда да мәктәп тормышыннан аерылмыйча, шул ук фәннәр, шул ук укытучылар белән кайнашкан укучылар өчен бер атна күз ачып йомганчы үтә дә китә икән. Минем дә нәкъ шулай булды.

 

Сигезенче сыйныфта гына булуыбызга карамастан, бездә язгы каникулларда төп фәннәрдән сынау имтиханнары уздырдылар. Математикадан язмача сынау булды, рус теленнән язмача да,  телдән дә биремнәр үтәдек.

 

Шатлык күз яшьләре белән, борчылу күз яшьләренең аермасын бар кеше дә чамалыйдыр. Бездә бу көннәрне боларның ике төрлесе дә булды. Кайберләребез сынауны яхшы гына узды, ә кайберләребез сынатты. Һәрхәлдә, без бу имтиханнардан соң тагын да тырышыбрак укырга кирәклеген аңладык. Бу безгә яхшы сабак булды.

 

Шундый дулкынландыргыч сынаулардан соң, ярый әле сыйныф җитәкчебез Ләйсән Фәйзелгаяновна безне Орган залына алып барды. Без анда популяр классик музыка тыңлап, рәхәтләнеп ял иттек. Орган музыкасы беркемне дә битараф калдырмады. Музыка дөньясында бик тирән йөзмәсәк тә, без искиткеч матур хисләр кичердек.

 

Каникуллар бетәргә ике-өч көн генә калса да, авылга кайтып, мунча кереп, дәү әни, дәү әтинең тәмле ризыклары белән сыйлану, аларга иркәләнү бәхетенә дә ирештем.

 

Минем язгы каникулларым менә шулай бик тиз узып та китте. Уку елының соңгы чирегендә тагын да яхшырак укырга максат куеп, мәктәпкә җыендым.

Хаҗиева Ләйлә, 14 нче гимназиянең 8 нче “а” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев