Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"КАМАЗ" – безнең горурлыгыбыз

2019нчы ел  Чаллы халкы өчен истәлекле ел.  "КАМАЗ"ның 50 еллык юбилее.

Бу уңайдан безнең 52нче “Әкият” балалар бакчасында һәрвакыттагыча максатчан кызыксындыру һәм тәрбияви чаралар үткәрелде. "КАМАЗ" – безнең горурлыгыбыз!” дип аталган  күргәзмәгә бакчабызга йөрүче балалар һәм әти-әниләр "КАМАЗ" темасына  туры килә торган нинди генә кызыклы әйберләр алып килмәгән. Төрледән төрле "КАМАЗ" машиналары, киемнәр, альбомнар, китаплар һәм башкалар.

 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләре, әти-әниләре белән берлектә "КАМАЗ" һәм минем гаиләм” дигән темага проект төзеделәр. Бу проект  бай эчтәлекле   һәм бик тирән мәгънәле килеп чыкты. Баксаң күп кенә балаларның гаиләләре "КАМАЗ"лылар”, әти-әниләрнең күбесе "КАМАЗ"да эшли икән. Проектның нәтиҗәсе итеп "КАМАЗ" һәм минем гаиләм” дигән альбом төзеделәр.

"КАМАЗ", Яр Чаллы шәһәре турында шигырь уку бәйгеләре уздырылды. Араларында тәрбиячләребез иҗат иткән шигырьләр дә бар иде.

Ә иң отышлысы, балаларны шаккаттырганы "КАМАЗ-мастер” командасы әгъзасы, Дакар-Ралли ярышында катнашып 16 тапкыр җиңү яулаган экипаж шоферы Шибалов Антон Юрьевич белән очрашу булгандыр, мөгаен. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре балалары өчен бу очрашу бик кызыклы да шул ук вакытта бик дулкынландыргыч та булды. Очрашуның беренче өлешендә балалар “Дакар чемпионына” үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр. Аннары Шибалов Антон балаларга алып килгән “күчтәнәчен” Дакар-Ралли узышлры турында видеоролик күрсәтте. Балалар исләре китеп, дулкынланып карап утырдылар. Соңыннан килгән кунакка үзләренең кызыксынган сорауларын яудырдылар. Сораулар төрле иде: сез ничә тапкыр узышта катнаштыгыз, ничә кубок алдыгыз, узышта тагын кемнәр катнашты, узыш вакытында машинагыз ватылса аны кем һәм ничек ясый, кечкенә чакта кем буласыгыз килә иде, машинада йөрергә кайда өйрәндегез, безне дә өйрәтәсезме һәм башка шундый кызыклы сораулар.

Очрашуны кунак белән истәлекле  фотога  төшү тәмамлады. Бу очрашуның үсеп килүче буын өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын мин балаларның әйткән җавапларыннан аңладым. Балалар, Дакар-Ралли чемпионы Антон абый белән очрашудан нәрсә кичердегез дип сорагач, бертавыштан “горурлык хисләре” дип җавап бирделәр.

Безгә – тәрбиячеләргә хәзерге интернет кармагы балаларны күпләп үзенә каптырган заманда "КАМАЗ"лы милләт булуы белән горурланырдай, чын ир-егетләр тәрбияләп үстерү максатыннан шушындый кызыксындыручы, патриотик  тәрбияви  очрашулар оештыру бик кирәктер.


52нче”Әкият” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Расулова Маргарита, татар теле тәрбиячесе Кадрия Габдрахманова һәм төркем тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КамАЗ Балалар бакчасында балалар