Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кадетлар ант кабул итте

Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм булды.

Укучылар Туган илне, Ватанны сакларга әзерләнергә ант иттеләр. Мәктәп өчен шулкадәр әһәмиятле һәм мөһим күренештә укучыларның ата-аналары һәм администрация вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә традиция буенча укучылар тантаналы рәвештә ант текстын укыдылар һәм табельгә үз кулларын куйдылар.

Бу көнне 46 укучы ант кабул итте. Әлеге чарадан фоторепортаж карагыз.

Шушы көннән башлап алар кадет исеме алдылар. Аларның йөзләрендә җитди, төпле күренеш ачык күренеп тора. Алар бу көнгә үзләренчә әзерләнделәр: төгәл итеп хәрби команда бирергә, стройда матур итеп йөрергә, ант сүзләрен яттан сөйләргә. Бу кодекс кадет тормышында берничә ел саклана. Ант кабул иткәннән соң балалар күрсәткән концерт номерлары, кадет маршы, вальсы, кул сугышы, гимн башкару һ.б. сокланып туя алмаслык истәлек булып яңгырады.

Ант кабул итү сүзләре яңгырап туктаганнан соң укучыларны мәктәп директоры Илсур Ялалов, Башкарма комитет җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лейсан Нурлыева, район хәрби комиссариат җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов котлады.

Алар укучыларга сәламәт, ныклы характерлы, батыр, үз максатына ирешә алучы, сәләтле яшьләр булуларын теләделәр. Кадетлар ант кабул итүнең мәгънәсен яхшы аңлыйлар. Бу минутта аларның йөзләреннән үк аңлашыла: укытучыларның һәм ата-аналарның каршында горур басып торулары, тантаналы рәвештә мәктәп байрагын хәрби адымнар белән залдан керүләре бәйрәмнең бизәге булып торды.

Кичә балалар гади мәктәп укучылары булсалар, бүген алар кадет булдылар. Ә әниләрнең һәм укытучыларның күзләрендә яшь күренде.

Директорның информатизация буенча урынбасары Илназ Маликов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев