Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иминлек сагында

Актаныш районы Татар Суыксуы урта мәктәбендә 2000 елдан Яшь юл хәрәкәте отряды эшли.

Таудан шуарга яратмаган кеше бар микән ул? Их, бер выжылдатып таудан төшәргә-ә-ә..., дип канатланабыз да кайчак ахырын уйлап бетермибез, дуслар. 
Ә менә Актаныш районы Татар Суыксуы авылының яшь юл хәрәкәте инспекторлары бу хакта бик яхшы белә. «Чана шуу өчен таулар дөрес җирдә урнашкан булырга тиеш. Текә таудан машина юлына очып төшә күрмәгез. Тимер юл буенда, машина юлы янындагы таулардан шуарга ярамый,» — ди алар.
Яшь инспекторлар эшчәнлеге белән отряд җитәкчеләре Хуҗина Илсөяр Дилфас кызы таныштырды. Аның белән әңгәмә барышында әллә нинди ачышлар ясадым, дуслар.
Баксаң, шәһәр генә түгел, авыл балалары да юл хәрәкәте иминлеген кайгыртып, армый-талмый эшлиләр икән. Актаныш районы Татар Суыксуы урта мәктәбендә Яшь юл хәрәкәте отряды 2000 елдан гөрли. Ул «Светофор», дип атала. Отрядның исеме, девизы, җыры, хәтта законнары бар. Анда 3-6нчы сыйныф укучылары тупланган. Отрядта нибары 10 укучы гына булуга карамастан, нинди генә эшләр алып бармый иминлек сакчылары! Гаҗәеп җитез, булдыклы үзләре. 
Һәр уку елы башында «Игътибар — балалар!» акциясе уза. Яшь инспекторлар беренче сыйныф укучыларына, авылның «Ромашка» балалар бакчасы нәниләренә дәресләр үткәрәләр. «Минем мәктәпкә юлым» дигән маршрут битләре төзиләр.
«Хәрәкәт кагыйдәләрен белегез!» дигән театральләштерелгән тамаша, «Мин, дусларым һәм хәрәкәт кагыйдәләре» ярышлары, Россия көненә флешмоб, интернет аша олимпиадалар, «Юл әлифбасы» темасына төрле материаллар әзерләү, стена газеталары чыгару, тренировка мәйданчыклары оештыру, велосипедчы балалар белән дәресләр уздыру, викториналар үткәрү, укучылар һәм әти-әниләргә листовкалар ясап тарату дисеңме... 
Берничә ел рәттән команда «Хәвефсез тәгәрмәч» район бәйгесендә җиңеп, велосипедлар белән бүләкләнә. Чаллы шәһәрендә төбәк ярышларында уңышлы гына чыгыш ясый. Әйтик, 2020 елда отряд эшчәнлеге районда 1нче урынга лаек була. Чаллыда төбәкара иҗади бәйгедә 3нче урынны яулап, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Хезмәтенә күрә — хөрмәте. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан интерактив такта, велосипедларда йөрү өчен тренажерлар кайтартыла.
Данлыклы тимурчылар отрядына да охшатып җибәрдем әле мин аларны. Чөнки өлкәннәргә дә бик игътибарлы яшь инспекторлар.
Ел саен 9 май — Җиңү бәйрәмендә авылда бердәнбер исән-сау сугыш ветераны, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, 98 яшьлек Шакиров Вазих Фатих улын котлап, концерт куялар. Өлкәннәр ункөнлегендә исә лаеклы ялдагы укытучыларны чәчәк букетлары белән куандыралар.
Булдырасыз, егетләр-кызлар! Игелекле эшләрегез гөрләп барсын. Юлларыгыз һәрвакыт уң булсын!

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев