Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юлда игътибарлы бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел!

Актаныш районы Богады мәктәбендә әлеге исемдә бик файдалы чара узды.

Актаныш районы Богады мәктәбендә әлеге исемдә бик файдалы чара узды. Аны башлангыч сыйныфлар өчен  Гөлназ Мөбәрәк кызы әзерләгән иде. Без командаларга 
бүленеп кызыклы сорауларга җавап таптык, ребуслар чиштек. Юл билгеләреннән пазл тездек. Җәяүлеләр, пассажирлар, велосипед йөртүчеләр өчен кагыйдәләрне кабат искә төшердек. Очрашуга дип  районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропагандалау бүлеге җитәкчесе  Ләйсән Рәдиф кызы килде. Ул да юл йөрү билгеләре турындагы белемнәребезне  тикшерде, ел буена балалар белән булган юл һаләкәтләренең сәбәбен, санын эйтте, иминлек каешының эләктереп йөрүебезне дә тикшерде. Безгә яктырткыч  
кайтаручы  билгеләр, кызыклы өстәл уеннары, китаплар бүләк итте. Кичәдә 
катнашкан һәр кеше юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә дип сүз биреп саубуллашты.
Сабирова Сөмбел, Актаныш районы Богады мәктәбенең
3 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев