Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Истәлеккә калды моңнарың...

Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировның якты истәлегенә багышлап “Истәлеккә калды моңнарың...” дип аталган кичә үткәрелде.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15нче февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлагач, күрше Теләнче Тамак авылы мәктәбенә йөреп белем ала.

Балачактан ук җыр-моңга гашыйк егет урта мәктәпне тәмамлап, 1954нче елда Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясендә солист булып эшли башлый. Исән булса легендар җырчы Илһам Шакировка быел 85 яшь тулган булыр иде.

Авылдашыбызның якты истәлегенә багышлап җирлегебездә “Истәлеккә калды моңнарың...” дип аталган искә алу кичәсе үткәрелде. Чарада Яр Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, язучы Әлфия Ситдыйкова, районыбыз китапханәчеләре катнашты.

Әлеге чара Илһам Шакировның иҗат йортында башланып китте. Кунакларыбыз музейда булган экспонатлар, фото материаллар белән таныштылар, мәшһүр җырчының мәктәп еллары, иҗат юлы, шәҗәрәсе турында сөйләштеләр.

Күңелләрне кузгатырлык кичә китапханәдә дәвам итте. Килгән кунаклар белән бергә олы шәхес турындагы истәлекләрне тагын бер мәртәбә яңарттык, хәтирәләрне барладык.

Ә инде Илһам Шакиров язмасындагы җырларны тыңлагач, аның чыннан да илаһи тавышка ия һәм җыр дөньясының олпат улы булуына тагын бер кат инандык.

Җырчы Илһам Шакиров турында фильмнар төшерелгән, шигырьләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган. Ә Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан быел беренче тапкыр районыбызда Илһам ага Шакировның якты истәлегенә багышлап “Илһам моңы! Йөрәкләрдән агасың син, йөрәкләргә тамасың син...“ дип аталган районкүләм иҗади бәйге игълан ителде. Конкурс шартлары нигезендә райондашларыбыз бөек җырчыга багышлап шигырьләр иҗат иттеләр, очерклар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Кичә ахрында бәйге нәтиҗәләрен жюри рәисе Факил Сафин тамашачыларга җиткерде һәм җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.


Яңа Бүләк авылы китапханәсе мөдире Мингалиева Зөлфия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев