Истә син, җәй...
Быелгы җәйдә дә күп нәрсәгә өлгердем мин.
Җәйге каникулны һәр укучы көтеп ала. Каникуллар — өч ай, барысына да өлгерергә була. Быелгы җәйдә дә күп нәрсәгә өлгердем мин. Дуслар белән урамда да уйнадык, интернетта да туйганчы утырдым, әти-әнигә йорт эшләрендә дә булыштым, мәктәптә практика вакытында чәчәкләргә су сиптем, түтәлдәге чүп үләннәрен утадым.
Ә җәйнең иң истә калган мизгелләре ул, һичшиксез, «Сәләт» лагерының «Болгар Туган тел» сменасында ял итү булды. Килгән көнне үк безне палаткаларга урнаштырдылыр. Палаткалар өч урынлы иде. Минем яныма Апастан килгән ике кыз урнашты. Күрше кызларга да кунакка йөрдем, бергә ярышларда да катнаштык, вакытны күңелле итеп уздырдык. Һәр көн иртән һәм кич әйдаманнар «Туры таяк» җыены үткәрделәр.
Татарстан һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән сәлкешләр өчен төрле квестлар, конкурслар, дәресләр һәм кызыклы чаралар үздырылды. Автобус белән Болгар җирлегенең тарихи урыннарына сәяхәт кылдык, спорт ярышлары уздырдык.
Лагерьда үткәргән алты көн бик тиз үтеп китсә дә, күңелдә бик күп истәлекләр калдырды. «Караш» төркеме белән якыннан таныштык. Истәлекле бүләкләр белән бүләкләндек. Мин анда яңа дуслар очраттым. Алар белән икенче елга да күрешергә сүз куештык.
Җәйге яллар быел минем өчен мавыктыргыч та, күңелле дә, файдалы да узды. Ә хәзер инде, яңа көч туплап, мәктәпләрдә белем алуны дәвам итәбез.
Хәмидуллина Элиза, Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев