Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Интернеттан башка – берничә көн

Дустым Ралина белән (Хаҗипова Ралина, безнең 2нче гимназиядә укый) бәхет турында сөйләшеп утырдык. – Ралина, кешене нәрсә бәхетле итә икән? – дип сорадым мин аннан.

«Дуслык, мәхәббәт», – дип әйтер дип көткән идем. Ралина исә бик үзенчәлекле җавап бирде:

– Минемчә кеше үз-үзен бәхетле итә, – диде ул. – Янындагы кешеләрнең дә йогынтысы зур була, билгеле. 

– Рухи азыкны нәрсәдән алып була дип уйлыйсың?

– Кем ничек инде. Мин рухи азыкны музыкадан һәм биюдән алам.

– Интернеттан башка ничә көн яши алыр идең?

– Берничә көн – һичшиксез! Барысы да көнеңне планлаштыра белү белән бәйле.

– Кемгә яки нәрсәгә нәфрәт хисе тоясың?

– Ялкауларга. Мин ялкаулыкны бер дә яратмыйм.

– Үзеңдә ялкаулык бер дә юкмы?

– Нишләп булмасын инде? Әлбәттә, бар! Ялкауланган вакытта үземне дә яратмыйм.

– Синең максатыңа ирешкәнең булдымы?

– Юк бугай. Чөнки әлегә конкрет максатым да юк минем. Ләкин эзләргә тырышам!

Зәлинә Җамалиева, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев