Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ай буе шпаргалка яздым, берсен дә кулланмадым!

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик тә җаваплы вакыт җитте. Нинди имтихан булуына карамастан, һәрвакытта да каушата, куркыта һәм ардыра.

Имтихан башланыр алдыннан әле аның вакыты узмыйча азаплый. Башта мәктәп янында урамда бер сәгать көтәсең. Анда районның барлык 9лары җыела. Аннан мәктәпкә группалап керәсең, металлэзләгеч аша үткәч, сыйныфта ярты сәгатьләп көтеп утырасың... Иң авыр өлеше шул булды минем өчен. Имтиханнар якынча дүрт сәгать бара. Мин 3 сәгать 30 минут эшләдем.

Бер ай буе шпаргалкалар язган идем, ләкин аларның берсен дә алып бармадым. Математика имтиханының соңгы алты эше бик авыр булды. Шул эшләрне эшләгәндә әллә баш арганга, әллә каушаганга, берсенең эшләнешен эшләмичә генә тапшырдым. Аллага шөкер, чагыштырмача яхшы эшләдем дип уйлыйм. Минем тагын ике генә имтихан калды дип сөенеп куйдым.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбе, 9нчы сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев