Җимлеккә бер кунак килгән. Шаккаттым!
Сезнең яңалыклар

Җимлеккә бер кунак килгән. Шаккаттым!

Тукай районы Малтабар авылыннан Лилия яза.

Сез җимлекләр куйдыгызмы? Без күптән инде.  Гадәттә чыпчыклар, песнәкләр туклана анда. Ә беркөн иртән карасам, тукран килгән.  Менә сиңа! Алар кыш көне агачта калган җимешләр, күркәләр белән туклана инде. Ә монысының "башы эшләгән"– безгә кунакка килгән?. Хәзер җимне күбрәк салып куябыз. Килсен әйдә, сыйлансын, дусларын да чакырса була. 

Ә сезнең җимлеккә нинди кошлар килә?

Бу кызыклы  яңалыкны Тукай районы Малтабар авылыннан Лилия хәбәр итте. 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев