Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Илһам алам күңел чишмәсеннән”

Язучыларбыз “безгә алмаш юк,” - дип борчыла. Ләкин миңа калса, борчылырлык урын юк. Әлеге чарадан соң мин моңа тулаем инандым.

Республикабызда иҗат өлкәсендә уңышларга ирешкәннәргә бирелә торган Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев премияләре кебек зур бүләкләр барыбызга яхшы таныш. Ә менә чагыштырмача сирәгрәк ишетелгән Гариф Ахунов премиясе лауреаты булыр өчен нишләргә кирәк, аны кемнәр ала икән? Бу хакта язмамнан белерсез. 
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды. Премия 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә 
ирешкән уңышлары өчен бирелә, быел инде 12 нче тапкыр уздырыла. Һәм күптән түгел Арча районы Үзәк китапханәсендә әлеге премияне тапшыру тантанасы узды. Бу вакыйга бары ике елга бер булуына карамастан, һәрчак җылы очрашуларга һәм күңелле мизгелләргә бай. Тарихка күз салсак, ел да премия тапшыру тантанасында Ләбиб Лерон, Туфан Миңнуллин кебек олпат язучылар катнашкан. Беыл да республикабыз язучылары һәм шагыйрьләре бу чараны игътибарсыз калдырмады. Һәм инде традицион рәвештә кичәдә Гариф Ахунов кызы, шагыйрә, әдип исемсендәге берләшмә җитәкчесе Наилә Ахунова катнашты. Гариф Ахунов исемен мәңгеләштерүдә зур өлешен керткән, аның якты истәлеген халыкка җиткерүгә бар көчен куйган Наилә Гарифҗан кызы әтисен онытмаулары, һәрчак шулай зурлап искә алулары өчен рәхмәтен белдерде. 
Ул һәрвакыт Арча районының көтеп алынган кунагы, үзе дә: “Арча төбәге минем өчен шуның кадәрякын һәм үз. Мин бирегә туган ягыма кайткандай булам,” – ди. Наилә ханым әтисе турында истәлекләр белән бүлеште, 
китапханәгә үзенең һәм ире, танылган балалар шагыйре, тәрҗемәче Борис Вайнерның яңа китапларын бүләк итте. 

Чараның тагын бер кунагы, күп премияләр иясе, шагыйрь Рәмис Аймәт тә әдип турында җылы истәлекләрен сөйләде, аның белән якыннан таныш булуы белән чиксез горурлануын белдерде. Гариф Ахунов язучы гына түгел, 
җәмәгать эшлеклесе дә булуын искәртте. Гариф ага сүзләреннән: “Мин, Рәмис, иртәнге 5тән 11гә кадәр иҗат белән шөгыльләнсәм, калган вакытым җәмәгать эшләрендә үтә инде”. Рәмис Аймәт тә тамашачыга шигырьләрен 
укыды һәм китапханәгә җыентыгын бүләк итте.

Чара барышында әдипнең тормыш юлы, иҗат өлкәсеннән мәгълүматлар хәтердә яңартылды. Аның “Хәзинә” романы буенча төшерелгән нәфис фильмнан өзекләр күрсәтелде.


Очрашу алдыннан кунаклар Гариф Ахуновны искә алып бюстына чәчәкләр куйсалар, соңыннан районыбызның әдәбият һәм сәнгать музее белән таныштылар.
Кунак шагыйрьләребез белән танышу тәмамланганнан соң, дулкынландырыгыч мизгел – бүләкләү тантанасы башланып китте. Бу елны катнашучылар өч номинациядә көч сынашты: поэзия, публицистика, проза. 
Һәм бары сигез каләм остасына Гариф Ахунов премиясен алу насыйп булды. Бу бүләкне язучылар кулыннан алу яшь талантлар өчен үзе дәрәҗә. Һәм мин дә бүгенге көннән горурланып шушы зур исемне йөртәм! Әмма исеме һәм бүләгеннән тыш, мондый шәхесләр белән очрашып сөйләшү генә дә - үзе бер бәхет!

Язучыларбыз “безгә алмаш юк,” -  дип борчыла. Ләкин миңа калса, борчылырлык урын юк. Әлеге чарадан соң мин моңа тулаем инандым. Бары тик, Гариф Ахунов кебек бөек шәхесләр эзләреннән баручы яшьләребезне барлый, таный белергә кирәк. Шул очракта татар әдәбияты яшәр, үсәр һәм чәчәк атар!
Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев