Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ил каршында биргән антларына алар мәңге тугры калалар

Безнең Иске Абдул авылы җирлегеннән әлеге сугышта 12 ир-егет катнаша. Барысы да исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтты. Шунысы куанычлы, бу егетләр Ватан каршындагы бурычларын үтәп кенә калмадылар, үзләре белән бергә Әфган сугышында катнашкан ир-егетләрне барлап, гомерләре шушы сугышта өзелгән якташлары истәлегенә авыл уртасында һәйкәл куйдылар.

Сугыш бетеп ничә еллар үткән,

Әле һаман сызлый яралар.

Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,

Ә улларын көтә аналар.

Эссе әфган җиле язмышларны

Телеп үтте , калды яралар.

Төшләремә керә каһәр сугыш,

Төшләремә керә Кандагар...

Р.Чурагулов

 

Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугышка Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә.

 Безнең Иске Абдул авылы җирлегеннән әлеге сугышта 12 ир-егет катнаша. Барысы да исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтты. Шунысы куанычлы, бу егетләр Ватан каршындагы бурычларын үтәп кенә калмадылар, үзләре белән бергә Әфган сугышында катнашкан ир-егетләрне барлап, гомерләре шушы сугышта өзелгән якташлары истәлегенә авыл уртасында һәйкәл куйдылар.

Алар көче белән оештырылган”Гиндукуш” музеена тирә-якта гына түгел, күрше –тирә районнарда да сокланып карыйлар. Әлеге эшләрне башлап йөрүче авылыбыз егете Айбулат Мөнир улы һәрчак эзләнүдә. Иске Абдул авылында туып үскән, бүгенгесе көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәкыйп абый Хафизов, Илдус абый Насыров һәм күрше авыллардагы әфганчы егетләр  Габдрахманов Әбүзәр, Ситдиков Марсель абыйлар һәр бәйрәмнең бизәге, алар кылган изгелекләрне күреп күңел сөенә. Нәкъ менә шушы егетләребез инициативасы белән сугыш кырында һәлак булган әфганчылар яшәгән өйләргә мемориал такталар куелды, һәр  бәйрәм саен гаиләләренә бүләкләр өләшүне дә традициягә керттеләр.

Унсигез яшьләре тулуга армияга алынып, әфган сугышында катнашкан егетләр бүген инде гомер уртасына җитеп киләләр.Чәчләренә чал кергән, йөзләре дә уйчан.Төрле очрашулар вакытында, истәлекләр белән уртаклашканда күзләренә яшьләр килә, чөнки үзләре белән сугышка кергән дуслары инде бүген алар арасында юк. Исән кайтканнарның да алган яралардан сафлары сирәгәя.

“Җир йөзендә  сугышлар  башка кабатланмасын. Яшь   егетләрнең  гомере вакытсыз  өзелмәсен, ата – аналар кайгы яшен  түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган,”- ди әфганчы егетләребез.

 Быел совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 30 ел тула. Илебез әлеге вакыйганы зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Без дә әфганчы ир-егетләребезне шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә исән-сау булсыннар, үсеп килүче буынга тагын бик күп еллар  батыр егетләр белән очрашырга язсын.

 

   Тукай районының Иске Абдул авылы китапханәсе мөдире Зилфирә Бәхтиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы