Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ике йөрәк бергә типсен

“Көнбагышкай” балалар бакчасының 12нче “Куянкай” исемле төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм узды.

Тәрбиячеләр тарафыннан бәйрәм концерты оештырылган иде. Балалар яраткан әниләренә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, бию башкардылар. Ә инде әниләрнең йөрәкләрен иң дулкынландырганы балалар ясаган бүләкләр иде. Ул гади генә бүләк түгел, үз куллары белән ясалган йөрәк эчендә йөрәк. Ак йөрәк балаларның сафлыгын,чисталыгын, эчкерсезлекләрен аңлата, ә инде аны яулап алган кызыл йөрәк ананың җылысын, назын, мәхәббәтен аңлата.

Бәйрәмнән барлык әниләр һәм килгән кунаклар канәгать калдылар, алга таба да шундый эчтәлекле бәйрәмнәр оештырырга тәкъдим иттеләр.


Чаллы шәhәре,82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре Махим Кузнецова, Гөлнара Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев