Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җиңүемә һаман да ышанып бетмим

Әйе, чыннан да татар халкы бик бөек һәм горур халык икән. Татар теленнән һәм әдәбиятыннан узган 9нчы Халыкара олимпиадага баргач, мин моңа тагын да ныграк инана төштем.

Бу елны әлеге олимпиада Универсиада авылының Идел буе Спорт һәм туризм университетында узды. Бу чарага 5 чит ил баласы һәм Россиядән 500 гә якын укучы катнашты. Татар телен үстерү өчен уздырылган олимпиада дөньядагы барлык татарларны җыеп, туплап дуслаштырды. Ел буе көтеп алынган чара 4 көн узды. Төрледән-төрле спектакльләр, кинолар карадык. Казан Кремле буйлап экскурсиягә дә бардык әле.
Үзләрен күргәч шаккатым
Олимпиаданың икенче көнендә, татар теле буенча биремнәрне эшләгәннән соң, безне «Авторучка» фильмын  карарга җыйдылар.
Искиткеч тирән мәгънәле, бай эчтәлекле бу фильм гомерем буена хәтеремдә уелып калды. Бу фильмны Казанның 180нче гимназиясенең укучылары төшергәнен белгәч, аптыравымның иге-чиге булмады. Әйе, үз күзләрем белән күрдем мин нәни актерларны. Алар шундый матур, сөйкемле һәм тере иделәр. Аларга зал басып алкышлады.
«Мобиль телефонга төшердек фильмны. Бернинди техник чараларсыз. Балалар үзләре уйлап таптылар фильмның идеясен», диде фильмны төшерүче мәктәп директоры.
Төркиянең йолдызы
Олимпиаданың мактаулы Гран-при титулына Төркиядән килүче Гамзә Нур Налбант лаек булды. Төркиядә туып үскән, милләте буенча төрек кызы татар теленә гашыйк икән. «Минем өчен иң матур, моңлы тел – ул татар теле», -диде Гамзә яшьләрен сөртеп. Ул Казанга багышлаган шигырен укыганда, зал аны алкышларга күмде.
Мин һаман ышана алмыйм
Кич белән, миңа әлеге олимпиадада призер титулына лаек булуымны әйткәндә, шатлыктан күзләремә яшь бәреп чыкты. Әйе, Җиңүнең олы бәхете татыды миңа. Сәхнәгә чыкканда үземнең милләтем белән горурлану тагын да арта төште. Мин чын татар кызы, телемнең, илемнең лаеклы дәвамчысы булуым белән чын йөрәктән горурланам!

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X