«Иделем акчарлагы 2023»тә беренче тапкыр катнаштым һәм...
Әле беренче тапкыр гына барсам да, ул минем йөрәгемә кереп калды!
Дуслар, мин бит быел «Иделем акчарлагы 2023»тә катнаштым. Әле беренче тапкыр гына барсам да, ул минем йөрәгемә кереп калды! Андагы атмосфера, андагы кешеләр... шундый рәхәт! Дөресен әйткәндә, урын алам дип бармаган идем, минем өчен ул ниндидер яңа тәҗрибә булыр дип бардым, ә шулай да, проза номинациясендә 3нче урын бирделәр. Мин бик шат!
Оештыручылар турында да әйтеп китәсем килә. Алар шундый позитив, эшләрен яратып башкаралар, үзләре иҗат кешеләре булгангамы, алар белән уртак тел табу бик жиңел булды, без аларны анлыйбыз, алар безне.
«Көмеш кыңгырау» хәбәрчеләре төркемендә танышкан Рәйсә Абдуллина, Әмир Фәрхуллин белән дә күрештек. Бик кызыклы кешеләр, Рәйсә белән моңарчы шәхси таныш булсак, Әмир белән мин беренче тапкыр очраштым. Рәйсә «Поэзия», ә Әмир «Проза» номинациясендә 1нче урннар яуладылар. Афәрин, дусларым. Мин сезнең белән чын күңелдән горурланам.
Ләйлә Нуриева, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев