Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Җиде юл чатында»

Иштирәк авыл китапханәсендә балачагын шушы авылда үткәргән шагыйрәбез Җәмилә Әхтәмова белән "Җиде юл чатында" дип исемләнгән очрашу булды.

17нче май көнне Иштирәк авыл китапханәсендә "Җиде юл чатында" дип исемләнгән бик матур әдәби очрашу узды. Кичәнең кунагы Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә китаплар авторы, балачагы Иштирәк авылында узган шагыйрәбез Җәмилә Әхтәмова булды.

Очрашуга Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистиканың аксакалы - Ильдус Ильдарханов, шагыйрәнең бертуган апасы Лилия Трофимова, кызы - Рәхимә Солтановна,  укытучылар, укучылар һәм китап сөюче авылдашлар да килделәр.
Бәйрәмебез алдыннан китапханәчебез Закирова Алия Мансур кызы шагыйрәбезне үткән гомер бәйрәме 55 яшьлек юбилее белән котлады, без мәктәп укучылары һәм мәдәният йортының режиссеры  Һадиева Гүзәл Фәһим кызы сәнгатле итеп Җәмилә апаның шигырьләрен укыдык.

Ватанын сагынып кайткан шагыйрәбезгә авылдашлар Закиров Илдус һәм Хәертдинов Әсгать абыйлар Иштирәк авылына бик зур өлеш керткән язучының әти-әнисе турында истәлекләре белән бүлештеләр.    
Әлеге кичәдә без талантлы якташ шагыйрәбез - Җәмилә Әхтәмованың тормыш юлы һәм иҗаты белән тагын да якынрак таныштык, аның сихри шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алдык. Киләчәктә аның белән тагын  очрашулар котеп калабыз!

Зәлия Закирова, Тукай районы, Иштирәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев