Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гөрләп үтте Сабан туйлары...

Җәйнең беренче атналары Сабантуйлары белән истә кала. Чаллы шәһәренең 9 нчы “Алан” балалар бакчасында да бүген матур узды бу бәйрәм.

Иртәнге аштан соң балалар җырлап-биеп төркемнәрдән бүләкләр җыеп йөреп чыктылар. Бәйрәм квест формасында булды. Балаларны станцияләрдә геройлар каршы алды: батыр , су анасы, әби, шүрәле. Алар белән көянтә киеп су ташыдылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, көрәшеп, төрле милли уеннар уйнап, биеп-җырлап күңел ачтылар.


9 нчы “Алан” балалар бакчасы тәрбиячесе Насибуллина Ләйсән Мунировна, музыка җитәкчесе Каримова Ләйсән Нурисламовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев