Гореф-гадәтләрне онытмыйбыз
Сезнең яңалыклар

Гореф-гадәтләрне онытмыйбыз

«Uen Fest» - онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган акция.

Түбән Кама шәһәренең «Мирас» балалар бакчасында нәни дусларыбыз белән әлеге акция кысаларында, татар халык уены «Йөзек салыш» уйнадык.

Бу уен хәзерге балаларга таныш та түгел. Ә үзе нинди кызык уен! Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик.

Йөзек салыш уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына «йөзек сала». Алып баручының «Кемдә йөзек, йөгереп чык» дигән сүзләре әйтелгәч, «йөзекле» уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тотып калырга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә. Алга таба уен дәвам итә.

Резидә Вәлиева, Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев