Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашу

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә - Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашу булды.

Гөлүсә – Аксубай районы Яңа Ибрай авылы кызы. Язмыш аны Новосибирск өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылында туып-үскән Закир белән кавыштыра. Гөлүсә беренче шигырьләрен дә кияүгә чыккач яза башлый. Кичәдә шагыйрә шигырьләрен укыды.

Гөлүсә Шаһбан – үзенең туган якка, мәхәббәткә һәм гаилә темаларына багышлап язылган лирик шигырьләре белән китап укучыларның күңелен яулап килүче шагыйрә. Күптән түгел аның «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Авторның шигырьләрендәге ихласлык, самимилек, саф хисләр ташкыны, яктылык һәм җан җылысы шигъри дөньяга алып кереп китә.

Аның шигырьләренә матур җырлар да иҗат ителгән. Аларны танылган җырчылар халкыбыз күңеленә үтеп керерлек итеп башкаралар. Ул җырларның күбесенә көйләр иҗат итүче һәм иң оста башкаручыларның берсе – Гөлүсәнең хәләл җефете, популяр җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан. Әлеге әдәби-музыкаль чарада Гөлүсәнең хәләл җефете Закир Шаһбан исә үзенең оста музыкант һәм җырчы гына түгел, ә сүз остасы икәнлеген дә күрсәтте. Ул, тамашачыларга халык яратып тыңлый һәм яратып җырлый торган җырларын бүләк итте.

Әлеге очрашу кичәсендә Гөлүсә һәм Закир бергәләп үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Кичәдә бу күркәм гаиләнең иҗатташ дуслары, якыннары, авылдашлары да катнашты. Закир һәм Гөлүсә Шаһбаннар бәйрәмгә килгән тамашачыларның сорауларына җавап биреп, җанлы әңгәмә кордылар.

Халыкның бу иҗади гаиләгә хөрмәтен, мәхәббәтен күреп шаккатасың. Алар тормышта, сәхнәдә үз урыннарын яулап алганнар инде. Берсен- берсе тулыландырып иҗат итәләр. Кичәне үзәк китапханәдә эшләүче, музей җитәкчесе Роза Галимулловна Хәмидуллина алып барды.

Очрашу бик җанлы һәм җылы рухта узды.

Ә без, Чаллы шәһәре укытучылары, аларны яраткан тамашачылар, бу иҗади гаиләгә уңышлар гына теләп калабыз.

Чаллы шәһәре, 31 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев