Гимназиябезнең гимны бар
Безнең 2нче гимназиябезнең дә үз җыры, җырына язылган көе бар. Аны күренекле әдип, язучы, шагыйрь Факил абый Сафин 1995 елда иҗат иткән.
1 октябрь - Халыкара музыка көне идк. Бу көн Россиядә 1996 елдан билгеләнә башлады. Күп гасырлар дәвамында музыка безгә илһам бирә һәм яңа талантларыбызны ачуга ярдәм итә. Ул кешеләрнең үз-үзләрен күрсәтүенең аерылгысыз өлеше булып тора, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен һәм гадәтләрен чагылдыра. Музыка теле һәркемгә, милләтенә һәм теленә карамастан, аңлаешлы һәм гади. Шуңа күрә, бу уникаль мәдәният теленең үз бәйрәме барлыгы гаҗәп түгел.
Безнең 2нче гимназиябезнең дә үз җыры, җырына язылган көе бар. Аны күренекле әдип, язучы, шагыйрь Факил абый Сафин 1995 елда иҗат иткән. Сүзләренә күз салыйк әле, нинди матур, эчтәлекле безнең гимназиябезнең гимны!
«Икенче гимназия»
Факил Сафин музыкасы һәм шигыре
1. Чулман буен төрдең нурга ,
Чаллыярга бирдең ямь.
Туган телдә белем алу
Ләззәт икән, чын бәйрәм.
Кушымта:
Икенче гимназия
Хыялый балачагым.
Күңел түрендә балкып,
Йолдыз күк яначагым.
2. Даның китәр еракларга,
Юлларга үсәр гөлләр.
Синдә зирәк укучылар,
Иң гадел мөгаллимнәр.
3. Халкым рухы канатланып,
Ашкына якты таңга.
Иман нуры, белем уты
Сүнмәс, сүрелмәс җанда.
Рамазан Мухаметов, Чаллы, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев