Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гасырлар авазы аша...

Туган җир, туган як, туган авыл - һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши.

“Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә”, - дип яза Фәнис Яруллин. Башкача була да алмый, миңа калса. Туган җир, туган як, туган авыл - һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши.

Әле күптән түгел генә Корноухово мәдәният йортында китапханә белән берлектә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан "Үткәннәргә сәяхәт" дип исемләнгән бик тә күркәм чара үткәрелде. Әлеге чарага "Теремкәй" балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз чакырулы иде. Әңгәмә барышында алар кыскача гына Татарстаныбызның тарихи этаплары белән таныштылар, символларын искә төшерделәр, мәркәзебезнең истәлекле урыннарын барладылар. Балалар сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, "Гасырлар авазы аша..." дип исемләнгән күргәзмә белән танышып, XX гасырга "сәяхәт" тә кылдылар.

АССР тормышын бары тик китаплардан карап, әби-бабаларыннан ишетеп кенә белгән үсеп килүче балаларның күңеленә бик хуш килде әлеге күргәзмә. Экспонатларны кулларына кат-кат алып, һәрберсен зур кызыксыну белән карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара бергәләшеп "Хат ташучы Кар Бабай" ( 1955 ел) дип исемләнгән мультфильм карау белән тәмамланды.

Киләчәк - үткәннәрдән башка була алмый, диләр. Кеше үткәннәре белән элемтәне югалтырга тиеш түгел, һәркемгә үзенең туган җиренең тарихын, гореф-гадәтләрен белү мөһим. Туган ягыбызны яратып, үткәне һәм киләчәге белән кызыксынып, туган телебезне, туган җиребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X