Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары "Авыл он-лайн" проектында катнашалар

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" ның азагына да якынлашып киләбез, ләкин без, галиакышлылар,  аның белән хушлашмыйбыз әле.

Безнең авыллар тарихын, анда тыйнак кына яшәп ятучы шәхесләрнең тормыш һәм хезмәт юлын өйрәнүгә юнәлдерелгән "Авыл он-лайн" проекты үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Бу атнада 10А сыйныфы укучылары үзләре сайлаган Тукай районы Иштирәк авылында булып кайттылар. Авыл аларны бик җылы каршы алды.

Беренче эш итеп, шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә табиб булып эшләүче Вагыйз Самат улы Сәйфуллинның музеена юл алдылар. Авыл тарихын гына түгел, ил тарихын чагылдыручы экспонатлар, ил үсешенең төрле этапларын яктырткан машина, мотоцикл маркалары, Ленин, Сталин тавышларын яздырган пластинкалар – ниләр генә юк монда!

Музей оештырып кына калмыйча, авылдашлары хатирәләрен, архив материалларын җыеп китап итеп бастырырга да вакыт тапкан Вагыйз Саматович! Кешенең үз туган җиренә, иленә булган хөрмәт, мәхәббәт хисләренең тирәнлеген дәлилли түгелме бу?!  

Рәхмәт һәм соклану хисләренә уралып юлларын авыл мәктәбенә юнәлттеләр укучылар. Шаккатмалы ике этажлы күптән түгел ремонт эшләреннән соң яңартылган, барлык шартлар тутырылган бина елмаеп каршылады. Шәһәрләр көнләшерлек! Укытучыларга һәм  укучыларга рәхәтләнеп эшләргә, укырга гына кала. Уңышлар телибез Иштирәклеләргә!

Алия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев