Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Француз студентлары белән тәҗрибә уртаклаштык

115нче санлы “Йолдызчыклар” балалар бакчасы француз студентларын кабул итте.

Яр Чаллы педагогика университеты hәм Франциянең Шомон, Труа, Шампань-Арден шәhәрләренең мөгаллимнәр әзерләүче Югары мәктәбе, шулай ук Реймс шәhәре университеты арасында төзелгән Килешү нигезендә безнең 115нче санлы “Йолдызчыклар” балалар бакчасы француз студентларын кабул итте.

Әлеге бик тә үзенчәлекле hәм шул ук вакытта тарихи очрашу вакытында булачак француз коллегаларыбыз бакчабызда үткәрелгән төрле шөгыльләр карадылар, мастер-классларда катнаштылар. Кунакларны матур-матур җырлар hәм шигырьләр белән бакчабыз нәниләре дә сөендерделәр. Кызыклы очрашудан алган хис-кичерешләр француз кунакларыбыз, бакчабыз нәниләре hәм тәрбиячеләребез күңелендә әле озак сакланыр!

Алинә Сафина, 115нче санлы “Йолдызчыклар” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасында балалар