Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Финалга биш кеше чыктык

«Ел укучысы – 2022» бәйгесендә катнаштым бит әле мин, дуслар. Ул миңа бик-бик ошады. Яңа танышулар, хис- кичерешләр, андагы энергетиканы сөйләп кенә аңлатып бетереп булмый...

Әлеге бәйге 4 этаптан тора, мин шуның соңгы ике этабында булып кайттым. 3нче этапта «Кем буласым килә?» дигән темага материал әзерләп килергә һәм 5 минут эчендә спорт турында 65 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Шул балларны санап, финалга нибары 5 кеше узды. Мин шушы бишлеккә эләктем һәм ул вакытта 2нче урын яулармын дип хыяллана да алмаган идем.

 Соңгы этапта үзеңнең сәләтеңне күрсәтергә кирәк иде. Мин, әлбәттә, шигырь сөйләдем. Залда утыручыларның барысының да күзләре яшьләнде кебек. Барлык катнашучылар да чыгыш ясагач, жюри җиңүчеләрне котлый башлады. Өч кешегә урын бирделәр, беренче һәм икенче калды. Менә шунда бөтен кайгыруларың йөзеңә чыга да инде. Миңа икенче урын бирделәр. Тик мин икенче булуыма бер дә үкенмим, алга таба тагын да зур үрләр яулармын. Өч биремдә дә төрле кием кигәнгә миңа «Иң шәп образ» («Самый яркий образ») дигән номинация бирделәр.

Сез дә нинди бәйгеләрдә катнашканыгызны, хис-кичерешләрегезне язып җибәрегез әле, дуслар!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев