Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Файдалы поход

Без, 42нче мәктәпнең 1“Н”, 2“О” сыйныф укучылары, файдалы да, кызыклы да, мавыктыргыч та походта булдык.

Якшәмбе көн булуга карамастан мәктәп алды безнең әти-әниләр, сыйныфташларыбызның шат авазлары яңгырап тора иде. Һәр нәрсә тәртиптән башлана. Без дә мәктәп каршында командагаларга бүлендек. Командага исемнәр, девизлар уйлап табып яңгыраттык та Боровецкий урманы серләренә төшенергә юл тоттык. Килеп керүгә, биремнәр белән карта тоттырдылар. Беренче этапта  табышмак рәвешендә бирелгән урманда үсүче үсемлекләрне ачыкларга һәм фотосурәтләр белән дәлилләргә кирәк иде. Икенче этап бераз катлаулырак, монда азимутны билгеләргә, компас белән эш итәргә, һәр адымны үлчәп атларга кирәк иде. Биремнәр агачларга да, төрле куаклар артына яшерелгән иде. Дус-тату командалар бу юлны да бик тиз үттеләр, урманда нинди кошлар, хайваннар яшәгәнен ачыкладык. Арып-талып аланга килеп җиттек. Биредә безне төрле ашлар, боткалар пешереп, урман чәе кайнатып әти-әниләр көтеп тора иде. Бераз тамак ялгап алгач, урман хәзинәләреннән мастер-классларда кул эшләре эшләдек. Кызыклы старт уеннары уйнадык, учак янында гитара белән җырлар җырладык. Иң мөһиме, биредә дә дуслык җиңде. Тагын бер елга җитәрлек дәрт- дәрман алып өйләргә таралыштык. 

Айсылу Сафина, Александра Минекаева 2“О” сыйныф укучылары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев