Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Файдалы һәм саваплы ял

Быел җәйге каникулда мин ике искиткеч матур мәчеттә булдым.

Безнең Актанышта берничә мәчет барлыгын мин беләм. Тик үзебезнең өйгә якын булган «57 бистә мәчете»ндә генә булганым бар иде. Быел җәйге каникулда мин тагын ике искиткеч матур мәчеттә булдым.

Каникулның беренче көннәрендә үк «Җәмигъ мәчете»ндә „Мин намаз укырга яратам“ бәйгесендә катнаштым. Әлегә мөстәкыль генә намаз укый белмәсәм дә, яттан белгән сүрәләрне укып күрсәттем. Бәйгедә 80 гә якын бала катнашты. „Катнашучылар саны узган елдагыдан күбрәк булуы сөендерә“ диде оештыручылар. Лиана апама намазны дөрес укыганы өчен истәлек бүләге тапшырдылар. Мәчеттән бер бала да буш кул белән кайтып китмәде. Һәр балага зур пакет тулы баллы күчтәнәчләр бирделәр.

Сабантуйлардан соң «Бүләк мәчете»ндә кызлар өчен дини алан ачылды. Анда 30 га якын бала җыелдык. Мөгаллимәләребез Зифа апа, Ләйсән апа безгә белем һәм тәрбия бирделәр. Безнең девиз „Яхшылыкта ярышу“ дип әйттеләр. Көн саен иртән без нинди яхшылыклар эшләгәнлегебез турында әңгәмә кордык. Аллаһның күркәм исемнәрен, пәйгамбәрләр тарихын, көн дә кирәкле сүрәләр һәм догалар, намаз укырга өйрәндек. Шулай ук гарәп алфавитын өйрәнеп, үзебезнең, әти-әниебезнең, туганнарыбызның, дусларыбызның исемнәрен яздык. Мин мәчеттә үземә бик күп яңа дуслар таптым.

Без апалар белән төрле тәмле әйберләр пешердек. Алар белән бергәләп чәй эчтек. Ашап туйганнан соң дога кылдык. 

Беркөнне безнең янга Актаныш телевидениесы һәм радиосыннан апалар килде. Безнең белән танышып, әңгәмә кордылар. Ә кич өйгә кайткач, без үзебезне телевизордан карадык, радиодан да безнең турында сөйләделәр. 

Ун көн сизелмичә дә узып китте. Соңгы көнне без Корбан бәйрәме уздырдык. Мәчеттә өйрәнгәннәр буенча белемнщребезне күрсәттек, уеннар уйнадык, Корбан итеннән пешерелгән бәлеш ашадык. Безнең ялыбызны күңелле һәм файдалы итеп оештыручы апаларыбызга рәхмәтләребезне, бер-беребезгә изге теләкләребезне әйтеп, биргән күчтәнәчләргә дога кылып, өйләребезгә таралыштык.

Илләребез тыныч, барыбыз да сәламәт, иманлы, тәүфыйклы балалар булсак иде!

Илзия Шакирова, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев