Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Этләр приютында

Без классыбыз белән «Азира» дигән эт приютына экскурсиягә бардык.

Без классыбыз белән «Азира» дигән эт приютына экскурсиягә бардык. Монда күзләре күрмәгән, аяклары йөрмәгән, тән җәрәхәтләре булган, кеше ярдәменнән башка яши алмаган этләр тәрбияләнә. Приютка эләккән этләрнең кайберләрнең хуҗалары үлгәч, урамда калганнар, ә кайбер кешеләр үзләренең дүрт аяклы дусларын, туйгач, чүп кебек урамга чыгарып атканнар. Урамда ачыгып, салкыннан туңып, җәберләнеп йөргән хайваннарны, мәрхәмәтле, изге җанлы кешеләр — волонтерлар, приют ачып, шунда урнаштырганнар.

Этләрнең кайберләре безне күргәч сөенде, кайберләре сагаеп калды. Бу приютта алар ярату, кайгырту тоеп яшиләр. Теләге булган барлык кешеләр дә бу приютка ярдәм итә ала. Без дә үзебезнең класс исеменнән тушенка алып, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык.

«Азира» приютында эшләүче хезмәткәрләрнең барысына да зур рәхмәт.

Ләйлә Әскәрова, 2нче гимназия. 6нчы А сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев