Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җен турында...

Бервакыт без гаиләбез белән өйдә идек, тик торганда шкафның киштәсе ишелеп төште...

Миңа өйдә гел ялгызым гына калырга туры. Андый вакытларда мин телевизор карыйм, китап укыйм, рәсем ясыйм. Әни белән әти киткән вакытта ишекне бикләп калырга кушалар, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска кирәк дип аңлаталар. 
Шулай бервакыт өйдә утырам, шкафтан уенчык машина килеп төште. Мин бик курыктым, җил искәндер дип, үземне тынычландырдым. Икенче вакытта без гаиләбез белән өйдә идек, тик торганда шкафның киштәсе ишелеп төште. Әтием аны рәтләп куйды. Ә беркөнне, өстәлдән тәлинкә төшеп ватылды. Мин инде бу хәлләргә аптырадым. 

“Әллә безнең өйдә җен йөри микән?” – дип, уйлый башладым. Сезнең дә өйдә шундый сәер хәлләр буламы ул? Җен-пәриләр, күренмәс кешеләр, өрәкләр сезне дә куркыталармы ул?
Хафизов Илназ, Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбе, 2 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев