Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Эч пошуны басучы, дәрман бирүче - китап

Дусларым, сез дә китаплар укырга яратасызмы, вакыт табасызмы? Габдулла Тукай әйтмешли, ул эч пошуны баса, дәрман бирә.

Китап ул – хәзинә, китап – белем чишмәсе. Китап – бөтен кешенең дә тормыш укытучысы. Ул безне бишектән алып картлыкка кадәр озата баручы дус.

Кулыбызда булган китап безгә бик күп информация, белем, тәҗрибә бирә ала. Без дә аңа вакыт һәм игътибар бирергә тиеш.

Китапның әһәмияте һәм аның кеше тормышындагы роле турында күп кенә шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм музыкантлар язган. Әмма без югары технологияләр заманында яшибез, һәм компьютер һәр кешенең тормышында алыштыргысыз бер өлешкә әйләнде. Кайчан гына кирәк булса да, без интернетка кереп тиз генә кирәкле мәгълүмат таба алабыз.

Компьютер тормышыбызда китапларны алыштыра аламы соң? Дөрес, интернет – мәгълүмат алу өчен бик тиз эшли торган, кирәкле чыганак, әмма ул беркайчан да китапны алыштыра алмаячак. Китап хәзерге заман кешесенен гомер буе озата бара. Балачактан ук тылсымлы, рәсемле китаплар карыйбыз, аннан мәктәптә дәреслек ачып, шуннан белем алабыз һәм тормыш буена мәгълүматны китаптан туплыйбыз. Теләсә нинди китап укыганда без ялгыз калып сихерле бер белем яки фантазия дөньясына күчәбез, ә моны бернинди дә интернет алыштыра алмый! Кулыңа китап алып уку – үзе бер ләзззәт.

Мин китап укучыларның Дөньякүләм Әдәби марафонында катнашам. Ничәнче тапкыр катнашуымның санын үзем дә белмим. Раил Гатаулллин инициативасы белән оештырылган Әдәби марафон 2022 елның 1нче гыйнварында XVIII тапкыр башланып китте. Көн дә 40 мәшәкатьне ташлап, кулыңа китап аласың, кызыклы сюжет, тормышчан геройлар сине вакыйгалар дөньясына җәлеп итә. Китаплар сине тормышны танырга, рухи яктан үсәргә этәрә. Бу проектны оештыручыларга мин чиксез рәхмәтлемен.

Дусларым, сез дә китаплар укырга яратасызмы, вакыт табасызмы? Гел чекрәеп телефонда утырганчы, кулыгызга китап алыгыз! Тукай әйтмешли, ул эч пошуны баса, дәрман бирә.


Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев