Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дистанцион укуның уңай һәм тискәре яклары

Балык Бистәсе район Күгәрчен урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Кәримова Алинә дистанцион уку турында фикерләре белән уртаклашты.

Урамда яз. Кояш нурларын мул итеп сибә, кошлар тавышы урамга дәшә... Тик бу елны без әлеге гүзәллекне тәрәзәдән генә күзәтергә мәҗбүрбез. Барысына да короновирус афәте гаепле. Әлеге вирус бөтен дөньяны “туктатты”, күп проблемалар барлыкка китерде. Әлбәттә, ул безгә, мәктәп укучыларына да кагылды. Барлык мәктәп укучыларына һәм студент халкына виртуаль парталар артына утырырга туры килде. Дистанцион укуның уңай һәм тискәре яклары да бар. Ләкин уңай якларына караганда, тискәре яклары күбрәк, минемчә.

Безнең һәр иртәбез Ватсап аша укытучылар белән исәнләшүдән башлана. Аннан һәр укытучы төрле укыту порталлары аша биремнәр бирә. Нәкъ шушы вакытта беренче кыенлыклар да туа башлый. Күп укучылар интернетка бер вакытта керү аркасында, укыту системалары йөкләмәне үти алмый. Моның аркасында бирелгән эшләрне вакытында җибәреп өлгерү кыенлаша. Укытучылар да биремнәрне өеп-өеп бирәләр. Җитмәсә, аңлашылмаган вакытларда сорарга янда үзләре дә юк. Темаларны да аңлау авырайды, чөнки өйдә укыганда, игътибарны бер генә җиргә юнәлтү авыр. Иртәдән кичкә кадәр компьютер һәм телефон каршында утыру да ялыктыра, сәламәтлегебезгә тискәре йогынты ясый.

Мондый укуның тагын бер тискәре ягы - яраткан сыйныфташлар белән очраша алмау.

Ә уңай якларга килгәндә, “виртуаль мәктәп”кә бару өчен иртә торасы юк.

Кыскасы, мондый уку рәвеше минем өчен түгел. Тик әлеге үзизоляция безне тере аралашуның кадерен белергә өйрәтер дип өметләнәм. Илебезгә килгән бу афәт тизрәк бетсен!


Кәримова Алинә, Балык Бистәсе район Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алинэ сезгэ сабырлык ходайдан сэламэтлек Хэм бэхетл

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэм бэхетле килэчэк телим