Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дару үләннәре тирә-ягыбызда

«Иң яраткан шөгыльләремнең берсе дару үләннәре җыйнау» дип яза Богадыдан Рүзәл Арсланов.

Күңелне җилкендереп, шаулап-гөрләп ямьле яз җитте. Җәйгә дә озак калмады. Беләм, мин генә түгел, барлык балалар да ярата инде җәйне. Җәй рәхәт инде ул. Туйганчы йокларга, әниләр өйгә чакырганчы су керергә, елгадан балык сөзәргә була.

Уйнап кына ятмыйбыз инде анысы, әниләргә булышырга да җай табабыз. Түтәлләргә су сибү, чүп утау кебек эшләр минем өстә. Иң яраткан шөгыльләремнең берсе дару үләннәре җыйнау. Алар бит безнең аяк астыбызда.
Май ае җиткәч, урамнарны сары чәчәк – тузганак баса. Тузганакны төнәтеп, төрле авыруларга каршы дару итеп эчәләр, аяк буыннары авырткан кешеләр аны сылап хәл табалар.

Җәй җитүгә әрем, үги ана яфрагы, мәтрүшкә, кычытканны җыйнап киптереп куябыз. Алардан төрле дарулар ясыйлар. Ә без кыш көне авырсак, алардан төнәтмә ясап эчәбез.

Әнием бик белеп куллана үләннәрне. Бөтнек, мәтрүшкә, карлыган яфракларын әнием көн саен әз-әзләп чәйгә дә сала. Ничек хуш ис таралганын белсәгез!

“Белеп җыйсаң күп төрле үсемлекләрне дару өчен файдаланып була”, - ди әнием.


Рүзәл Арсланов, Актаныш районы Богады мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев