Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Чулман өстендә салават күпере”

Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә “Чулман өстендә салават күпере” проектын яклау узды.

Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге икенче гимназиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми урта белем бирү оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәнияләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм” гранты кысаларында “Чулман өстендә салават күпере” проектын яклау узды.

Әлеге грантта гимназиянең 2-8 нче сыйныф укучылары катнашты (салават күпере җиде төстән тора). Проект үзе дә җиде этаптан торды. Укучылар җиде халыкның: татар, удмурт, украин, немец, әрмән, грузин, корея халыкларының яшәү рәвешләрен, милли ашларын, гореф-гадәтләрен, мәкальләрен өйрәнделәр; бу халыкларның тормышларын яктырткан социаль роликлар төшерделәр, аш-су әзерләү буенча Тик-Токта видеолар ясадылар, мультфильмнарын татарчага тәрҗемә иттеләр.

Проектны яклау этабына мәртәбәле жюри әгъзалары: үзебезнең М.Вахитов мәктәбен тәмамлаган, күп еллар Чаллы телевидениесендә журналист булып эшләгән Ганиева Резеда Әсхәт кызы, “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче “Җәүһәр” ансамбле солисты Закирова Нәзилә Гомәр кызы, “Веснянка” украин халык ансамбле җитәкчесе Гайфуллин Рафаэль Әнвәр улы, гимназиянең ата-аналар комитеты рәисе Мөхәммәтова Айсылу Али кызы чакырылган иде.

Проект “Фатирник ” форматында узды. Гимназиянең мәҗлесләр залы татар милли өе итеп җиһазландырылган, бизәлгән иде. Проект яклау яңа тектерелгән милли киемнәрне демонстрацияләү белән башланды. Аннан укучылар үз проектларын яклауга күчтеләр. Әлеге халыкларның тормыш рәвешләре, бәйрәмнәре, милли ашлары бик матур эчтәлектә яктыртылды. Ә мультфильмнарның татар телендә камил тәрҗемәләре, укучыларның рольләрне тавышларга бүлеп сәнгатьле сөйләме тамашачыны таң калдырды.

“Хезмәте ачы булса да, җимеше татлы” дигән мәкальне искә төшерү бик урынлы булыр. Грант кысаларында бүлеп бирелгән матди ярдәм - зәвык белән тектерелгән милли костюмнар, мәҗлес залына куелган яктырту җайланмаларын сатып алу һәм урнаштыру – гимназия колективының зур тырышлык нәтиҗәсе.

Татар теле сагында торган белем йортында әлеге проектны тормышка ашыруда никадәр көч куелуын жюри әгъзалары да билгеләп узды. Бу чараны Рафаэль Әнвәрович: “Чын профессионаллар әзерләгән проект”-, дип бәяләде. Ә Резеда Әсхәтовна исә татар рухы сакланган гимназиядә укучыларның үз туган телләренә һәм башка халыкларның телләренә, гореф - гадәтләренә, мәдәниятләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылуын, укучылар һәм укытучыларның әлеге юнәлештә җиң сызганып эшләүләрен билгеләп үтте.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тормышка ашырылган әлеге проект бик файдалы булды.

Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев