Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чит ил дусларыбыз белән очраштык!

Арчаның «Нур» телестудиясе журналистлары СССР составына кергән 15 республиканың вәкилләрен берләштергән конференциядә катнашты.

Без - Арчаның «Нур» телестудиясе журналистлары Казахстан республикасы Нур-Солтан шәһәренең Укучылар сарае активистлары һәм җитәкчеләре оештырган халыкара балалар chat bridge «Фокус внимания – Детсвто!» дигән очрашуда катнаштык. Әмма ни кызганыч, замана шартлары шулай таләп иткәч, очрашу ZOOМ платоформасында узды.

Әлеге конференция элекеге СССР составына кергән 15 республиканың вәкилләрен берләштерде: Кыргызыстан, Үзбәкстан, Росииядән Омски һәм Новосибирск шәһәрләре, Украина, Грузия илләре. Ә менә Татарстан исеменнән әлеге конференциядә без, Арча «Нур» балалар телестудиясе журналистлары чыгыш ясадык! Без үзебезнең Укучылар сарае, «Нур» телестудиябез турында сөйләп, матур итеп чыгыш ясадык.

Шулай ук башка ил вәкилләре дә үзләре белән таныштырып уздылар, шөгыльләнгән эшчәнлекләрен бәян иттеләр. Бу этап тәмамлануга безне аерым бүлмәләргә тараттылар. Әлеге бүлмәләрдә актуаль һәм мөһим булган темалар күтәрелде, шуңа кагылышлы мәсьәләрне хәл итү юллары турында фикерләр яңгырады.

Соңыннан һәр ил йомгаклау һәм теләк сүзләрен әйтеп туган телендә барлык катнашучыларны сәламләде. Без дә саф татарча «Сезне Татарстанда кунакта көтәбез, аралашуга һәрчак ачык һәм бик шат. Без булдырабыз!» –диеп әңгәмәне тәмамладык. Конференция тәмамаланган соң, мин без барыбыз шулкадәр төрле, шулкадәр индвидуаль, тик һәрберебез бер юнәлештә фикерлибез һәм уртак көч белән әле күп проектларны тормышка ашыра алачакбыз дигән нәтиҗәгә килдем.

Бердәмлектә көч!


Айгөл Фәттахова, Арча «Нур» балалар телестудиясе журналисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев