Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чисталык һәм матурлык сагында!

Авылым Шушмабаш матурлыгы, һичшиксез, һәркемнең күз явын алырга сәләтле. Ул яшел табигать, калкулык-иңкүлекләр, төз агачлар, сафландыргыч сулыклар... Ә аеруча чишмәләр. Чөнки авылыбыз төче су чыганакларына бик бай. Һәм без, мәктәп укучылары, аларны даими җыештырып торабыз.

Менә быел да күпъеллык традициягә тугры калып, уку елы ахырында сулыкларыбызны барладык. Һәр сыйныфка аерым чишмә бүленеп бирелде һәм аның тирәсе чисталыгын карарга кушылды. Безгә авылдашыбыз Габделхәй абый төзегән чишмә эләкте. Бу сулык инде 2000нче елдан авыл халкын туендыра һәм Габделхәй абый исемен йөртә. Ел саен камилләшә, матурлана бара.

Эш коралларыбызны күтәреп төшеп җитсәк, ни күрик: чишмә хуҗасы үзе дә шунда җыештырып ята икән. Безнең өчен бу бик отышлы булды, чөнки Габделхәй абый безне чишмә тарихы белән таныштырып китте, матур тәрбияви әңгәмә үткәрде. Аннары күмәкләшеп эшләдек. Бергә булгач, эш аеруча күңелле һәм рәхәт үтте.

Шуңа тагын бер кабат инандым: булганнан бар да була! Габделхәй абыебыз әле шигырьләр дә иҗат итә икән. Җыештыру эшләре тәмамланганнан соң ул безгә үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Дусларым, сезне дә тирә-юнебезгә битараф булмаска, инеш-күлләребезгә игътибарыбызны жәлләмәскә дәшәм. Чөнки без, яшьләр, чисталык һәм матурлык сагында торганда авылларыбыз әле яшичәк, чәчәк атачак!

Айгөл Фәттахова, Арча районы Шушмабаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев