Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чипполино маҗаралары

Көз - иң сихри, искикеч ел фасылларының берсе. Ямьле җәйләр үтеп күңелгә моңсулык алып килсә дә, үзенең матурлыгы белән таң калдыра. 82нче балалар бакчасында көзне гади генә озатмадык.

“Чипполино маҗаралары яисә яшелчә, җиләк-җимешләр илендә” исемле бәйрәм кичәсе уздырдык. Балаларыбыз туган татар телебездә шигырләр сөйләп, күңелле җырлар, биюләр башкарып, инструментларда уйнап әти-әниләрне, кунакларны сөендерделәр.

Бәйрәм кичәсен Кабак, Чипполино, синьор Помидор, принц Лимон җанландырдылар. Бәйрәм ахырында күчтәнәчләр алу, аның тәэсирләре күңелләрдә озакка уелып калыр.

Халитова Гөлшат Әхмәтнәҗип кызы, Рахматуллина Альбина Рафаил кызы, 82нче «Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев