Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чара гына түгел, бу – зур вакыйга!

17нче апрель көнне башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IXнчы Халыкара Олимпиада булып узды.

Әлеге чараның  шаһите булу – минем өчен бик мөһим. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов Халыкара Олимпиада турында:  «Чара гына түгел, бу зур вакыйга! 2013нче елда Татарстан Президентының хәер-фатыйхасы белән башланып киткән бу эш, елдан-ел камилләшеп, үзе янына тагын да күбрәк милләтпәрвәрләрен җыйды. Без телебез һәм аны белүебез белән горурланырга тиеш, һичшиксез! » дигән сүзләрен җиткерде.

   Әйе, көннәр начар тору кызганыч иде. Ничек кенә булмасын, кояшлы Төркиядән килгән  Гамзә Нур Налбантны Казандагы яңгырлар куркытмаган. Аның татар теленә булган мәхәббәте, бу телне яхшы үзләштерүе олимпиадада катнашучыларны да сокландырды. Казан шәһәрен күрү, аның бай тарихы белән танышу – кызның күптәнге хыялы. Россия регионнары арасында беренчелекне яулаган Ләйлә Назина да үзенең шатлыгы белән бүлеште, киләчәктә дә  Татарстанда  төпләнеп каласы килүен әйтте. Олимпиаданың төп призына Биектау районы 11нче сыйныф укучысы Минҗәләева Гөлинә лаек булды. Киләчәген дә ул нәкъ тә татар теле белән бәйләргә тели икән. Казан Федераль Университетына укырга керү – Гөлинәнең зур хыялы.

Җиңүчеләргә традиция буенча камзул һәм калфак бүләк ителде.

Без төрле, ләкин бер милләттән булу, уртак максатыбызга ирешү теләге безне берләштерә. Үз теленә битараф булмаган, үзенең татарлыгын онытмаган кешеләр миндә дә зур горурлык уятты.

Азалия Сабитова, Арча районы Ашытбаш мәктәбе, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X