Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының Үзәк китапханәсе балаларны кызыклы мастер-классларга чакыра

Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә, балаларның буш вакытын файдалы үткәрү максатыннан, төрле кызыклы түгәрәкләр, мастер-класслар, чаралар оештырыла.

Китапханәнең сәнгать бүлегендә 6-12 яшьлек балалар өчен иҗат түгәрәге эшли. Мастер-классларны сәнгать белеме булган укытучы алып бара. Монда балалар мавыктыргыч ачышлар дөньясына кереп чума һәм иҗат итү мизгелләреннән ләззәт ала. Бала иҗаты өлкәннәрнекеннән үзенең үзенчәлеге һәм гадилеге белән аерылып тора. Түгәрәккә йөрүче балалар, буяулар, пластилин, төсле кәгазьләр, катыргы кебек гади материаллар кулланып, кабатланмас иҗат әсәрләре тудыра.

Китапханәнең автоматлаштыру бүлегендә 7 яшьтән 13 яшькәчә балалар өчен Microsoft Power Point программасында, Canva онлайн платформасында презентацияләр һәм видеолар ясау буенча мастер-класслар үткәрелә. Балалар фотолардан слайд-шоу, дусларына, якыннарына котлаулар, кызыклы видеолар һ.б. ясарга өйрәнә.

Сезне дә китапханәбездә эшләп килүче мастер-классларда көтеп калабыз!

Иҗат түгәрәгенә алдан язылу өчен телефон: 8-917-271-27-47.

Компьютерда эшләү буенча мастер-классларга 71-40-88 телефоны аша язылырга мөмкин.

Мастер-класслар Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә үткәрелә.


Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Л.Харисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев